Разил Вәлиев – халык шагыйре (6+)

27 гыйнварда 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен шагыйрь Разил Вәлиевның 75 яшьлек юбилеена багышланган «Разил Вәлиев – халык шагыйре» дигән исем астында әдәби-тематик кичә уздырды.
Китапханәче язучының тормыш юлы турында сөйләде. Балалар Разил Вәлиевның күпкырлы әдәби иҗат эше белән беррәттән озак еллар дәвамында парламент депутаты, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры вазифаларын үтәве турында белде. Чарада Р.Вәлиев әсәрләреннән өзекләр укылды, мәктәп укучылары башкаруында аның шигырьләре яңгырады. Язучының иҗаты нечкә лирика, тирән фәлсәфә белән сугарылган, анда – халык тормышы, гүзәл һәм тынгысыз да, шатлыклы һәм борчулы да булган бар дөнья. 
Кичәдә талантлы авторның «Ватаным», «Яшел кош», «Нигә, әни, нигә картаясың?» җырлары яңгырады. Алып баручы аның шигъриятендә гражданлык һәм рухи күтәренкелек хисләренең югары булуын билгеләп үтте. Разил Вәлиев башкаруындагы «41 нче ел сабантуе», «Тик минеке» шигырьләрен укыганның видеоязмаларын укучылар аеруча игътибар белән карады. Язучының чәчмә әсәрләре турында сөйләгәндә, китапханәче катнашучыларны сугышсыз заманда А. Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Рифкать Миргазизов батырлыгы турында «Яшисе килә!» повесте белән таныштырды. 
«Шигърият материгы» дип аталган китап күргәзмәсе балаларны танылган язучының башка әсәрләре белән таныштырды. 

Поделиться: